«Кызыклы китапханә архитектурасы» мастер-классы. Дизайн-проектның өченче көне (6+)
7
Апрель 2021
Чәршәмбе
«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү, идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проектының өченче көнендә шәһәр үзәк китапханәсендә «Кызыклы китапханә архитектурасы» мастер-классы үтте. Балалар берничә командага бүленеп, дизайнер Дарья Янукович белән берлектә, катыргыдан архитектур объектлар уйлап тапты. Төсле кәгазьләр, акрил буяулар, төсле карандашлар кулланып, төрле стильләрдә киләчәк китапханәсен ясадылар. Дәвамы бар, рәхим итегез! |